Комсомол районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Валентина Григорьевна Сурова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин котлаулар җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. Валентина Григорьевна Сурова Тукай районының Ильинка бистәсендә туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. 1941 елдан 1944 елга кадәр Алабуга педагогия училищесында укый. 1944-1945 елларда Югары Бәтке авылында башлангыч сыйныфларны укыта. 1945 елда Суровка бистәсенә күчеп килә, анда башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куя. 1948 елда Николай Дмитриевич Суровка кияүгә чыга. 1950-1952 елларда Алабуга укытучылар институтында белем ала. 1952-1955 елларда Ильбухтино мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.
1955 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Валентина Григорьевна 10 нчы мәктәптә тарих укытучысы булып эшли. Гомуми педагогик стажы 42 ел тәшкил итә. Ире белән бергә 3 бала үстергәннәр, 6 оныгы һәм 4 оныкчыгы бар.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 15 декабрь 2022, 10:33