Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Лисичанск шәһәренең 30 студентына адреслы ярдәм күрсәтеләчәк. Алар үз югары уку йортларында - Донбасс Дәүләт техник институтында белем алалар. Тик илдәге вәзгыять нәтиҗәсендә Алчевск шәһәренең тулай торагына күченергә мәҗбүр булалар, анда уку өчен шартлар юк. Студентларның шәхси үтенечләре буенча канцтоварлар, көнкүреш химиясе әйберләре, өстәл лампалары, 2 принтер, МФУ сатып алынды. «Бу безнең яңа территория студентлары белән беренче тәҗрибәбез түгел. Яз көне безнең университет Мариупольдән 5 студентны шефлыкка алды. Хәзер Лисичанск студентларына адреслы ярдәм җыйдылар. Киләчәктә бу гуманитар ярдәм генә түгел, без җәйге сменаларга да аларны кабул итәргә әзер»,-дип сөйләде КФУның Социаль-тәрбия, мәдәни-массакүләм һәм спорт эшләре бүлеге башлыгы Александр Егоров.

"Бу яшьләр тормышының катлаулы этабында элеккечә ярдәмгә мохтаҗ. Яңа ел алдыннан без бераз күңел җылысын кушып, кайгырту бирергә телибез. Шуңа күрә гуманитар йөк белән без балаларга Яңа ел бүләкләре дә әзерләдек", - дип бүлеште «Яшь гвардия» активисты, КФУның Яр Чаллы институты студенты Алмазия Әхмәтова.

Пәнҗешәмбе, 15 декабрь 2022, 14:20