Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 декабрьдә 18:00 сәгатьтә «Нур» яшьләр үзәгендә Престиж Кубогына чираттагы интеллектуаль уен узачак. Чара ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән 10нчы күпер проекты кысаларында уза. Уеннар ай саен үткәрелә. Кагыйдәләр бик гади: уен өстәлләре артында алты кешедән торган командалар җыела, аларның бурычы минималь күрсәтмәләр кулланып, хуҗаның соравына бер минут эчендә җавап бирү. Барлыгы 24 сорау.
Оештыру комитеты шәһәр предприятиеләренең, оешмаларының һәм учреждениеләренең 35 яшькәчә булган хезмәткәрләрен катнашырга чакыра. Команда составы-6 кеше: 1 капитан һәм 5 уенчы. Сезонда катнашу өчен гаризалар электрон почтага кабул ителә: oorm16@gmail.com «Заман» яшьләр үзәгендә 57-08-70 телефоны буенча белешмәләр алырга була.
Пәнҗешәмбе, 15 декабрь 2022, 14:41