Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев «АЙТАТ» ИТ-паркында булды. Компаниянең гамәлгә куючысы һәм директоры Артур Таһиров үз паркының ике бинасы буенча экскурсия үткәрде һәм үз проектының барлыкка килүе турында тулырак сөйләде. Бүген "АЙТАТ" 1Сның иң эре партнерларыннан берсе һәм Татарстан Республикасында ИТ-аутсорсинг хезмәте күрсәтүче. Алар бизнес өчен ИТ-хезмәтләр белән ачкычлап циффрлаштыру, бизнес-аналитика, 1С программалаштыру белән шөгыльләнәләр, 45 эре фирмага тулы ИТ-хезмәт һәм техник ярдәм күрсәтәләр. Шулай ук алар сметачыларны, аларның хезмәтләре заказчылары арасында Татарстанның эре компанияләре дә консультация бирә һәм өйрәтә. 10 ел дәвамында алар бөтен Россия буенча белгечләрне көндезге һәм дистанцион рәвештә өйрәтәләр, укытуга лицензиялре бар. Аларның хезмәтләреннән Калининградтан Владивостокка кадәр бөтен республика һәм аннан читтә дә файдаланалар. ИТ-паркта югары квалификацияле белгечләр, система администраторлары, программистлар эшли. Артур Таһиров хезмәткәрләргә айга бер тапкыр башкаладан эш буенча тәкъдимнәр килүен билгеләп үтте, әмма аларның күбесе нәкъ менә Чаллыда эшен дәвам итә. Персоналның бер өлеше ИТ-паркта 10-15 ел эшли. Әйтергә кирәк, хезмәткәрләр өчен бик яхшы шартлар тудырылган.

Парк үзе ГЭС бистәсендә урнашкан. Урамда ял итү зонасы, йога белән шөгыльләнү урыны, уку кабинетлары, гомуми эш зонасы һәм киңәшмә такталары булган офис, шәхси кабинетлар бар. Наил Мәһдиев Артур Таһиров белән бергә иң яхшы хезмәткәрләрне билгеләп үтте, аларга грамоталар тапшырды. Хәзер икенче бина төзелеше бара. Наил Мәһдиев процессның ничек баруын үзе тикшерде һәм шәһәрдәге ИТ-юнәлеш өлкәсенә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп үтте.

Пәнҗешәмбе, 15 декабрь 2022, 16:21