Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

23 нче мәктәптә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган әлеге мәктәпне тәмамлаган Николай Тришкинга мемориаль такта куйдылар. Калган ике табличка – шулай ук хәрби хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган мәктәпне тәмамлаучыларга – Алексей Макаров һәм Николай Главатскийларга (алар элегрәк Чечняда һәлак булган) хәзер янәшә урнашкан. Мемориал мәктәп музее янында урнаштырылды. Мемориал тактаны хәрбинең олы улы ачты. Чарада һәлак булган сугышчыларның гаиләләре һәм якыннары, хәрби хезмәт ветераннары, укытучылары, дуслары, сыйныфташлары, мәктәп укучылары катнашты.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев геройларның әти-әниләренә үз Ватанының лаеклы улларын тәрбияләүләрен әйтте: «Без илебез өчен авыр вакытта гомерләрен безнең якты киләчәгебез өчен биргән геройларыбызны искэ алабыз. Бу мәктәптә геройлар, чын ир-егетләр укыганын без һәрвакыт белеп торачакбыз. Көн саен мәктәп коридорлары буйлап үткәндә, малайлар һәм кызлар аларның батырлыкларын искә төшерәчәк. Без геройларыбыз турында тарихи хәтерне саклау өчен алга таба да барысын эшләячәкбез».

Пәнҗешәмбе, 15 декабрь 2022, 19:32