Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"Чыршы" комедиясе киң тамашачы хозурына чыгу белән беррәттән «Чыршы шоу» хәйрия проекты да эшли башлый. 15 декабрьдән һәм барлык бәйрәм каникуллары буена алып баручы Гоша Куценко профессионаллар командасы белән бергә Россиянең төрле шәһәрләреннән килгән гаиләләрнең хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк. "Чыршы шоу"ның беренче сериясе геройлары Чаллыдан Хафизовлар гаиләсе булды. Ирле-хатынлы Альбина белән Илназ 2018 елда чын фаҗига белән очраша: аларның кече кызларында онкология ачыклана. Кызның әти -әнисе бирешми һәм могҗизага ышануын дәвам итә. Бу ышану юкка булмый: кыз кан яман шешен җиңеп чыга. Быел инде сәламәт һәм шат күңелле Самира шоуга видеоязма җибәрә һәм үзен «Ресторандагы кебек» пешерергә өйрәтүне сорый. Сюрпризлар чын-чынлап Яңа елча булды: Самира пешекче белән бергә кулинария шедеврларын әзерләргә өйрәнде, дизайнерлар балалар бүлмәсен үзгәртте, ә әнисе Альбина өчен стилист капсула гардеробын җыйды. Шоу серияләре "Однаклассники"да эксклюзив чыгачак, анда инде беренче серияне карарга мөмкин [ https://ok.ru/video/4111916403326 ].

Тамаша Россиянең 12 шәһәрен колачлый: Сочи, Төмән, Подольск, Орел, Пермь, Тверь, Химки, Краснодар, Чехов, Клин һәм Романовка. Эчке дизайнерлар, пешекчеләр һәм стилистлар россиялеләрнең фатирларын яңа ел очрашуына әзерләячәкләр, бәйрәм ашлары әзерләргә өйрәтәчәкләр һәм шоуда катнашучыларга мода образлары бүләк итәчәкләр.

Җомга, 16 декабрь 2022, 11:06