Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Конкурс сайлап алуы ике этапта уза: читтән торып һәм турыдан-туры. Читтән торып катнашу этабында комиссия документларга экспертиза үткәрә. Моның өчен катнашырга теләгән юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр Хәсән Туфан проспекты, 23, 106 каб адресы буенча конкурс комиссиясенә түбәндәгеләрне тапшырырга тиеш: инвестицион проект паспорты; инвестицион проектның бизнес-планы; гамәлгә кую документларының күчермәләре; салым инспекциясе һәм Пенсия фондыннан бурычның булмавы турында белешмәләр. Документлар 2022 елның 26 декабренә кадәр кабул ителә. Сораулар туган очракта (8552) 30-56-27 телефоны буенча мөрәҗәгать итергә була. Турыдан-туры этапта комиссия конкурс сайлап алуында катнашучыларның бизнес-планнарын һәм инвестиция проектларын карый, ун балллы система буенча бәя бирә. Бер үк өлкәдә бер үк нәтиҗәләргә ирешүне тәэмин итүче берничә инвестицион проект кергәндә, катнашучы инвестицион проекты өчен комиссиянең күп санлы әгъзалары тавыш биргәндә, конкурста катнашучы җиңә.

Җомга, 16 декабрь 2022, 12:10