Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Декабрь ае йомгак ясау чоры. 2022 елның 11 аенда Чаллыда 5767 сабый дөньяга килгән. Яңа туган сабыйларның гомуми саныннан 2976сы малайлар, бу 52%. Калган 48%ы - кызлар, алар Чаллыда 2791. Быел 51 Чаллы гаиләсендә игезәкләр пәйда булды. Туган балаларның яртысыннан артыгы-гаиләдә икенче, өченче һәм аннан да күбрәк балалар. Агымдагы елның 11 аенда тууы теркәлгән балаларның гомуми саныннан 2132 (37 %) - икенче балалар, 1152 (20 %) өченче, өч йөздән артыгы – дүртенче һәм аннан да күбрәк. Сабыйларның ике меңнән артыгы гаиләдә беренче бала. Шәһәрдә күп балалы гаиләләр саны арта. Бу инде автокалада яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылуы турында сөйли.

Яшь гаиләләргә ярдәм итү һәм гаиләдә уңайлы климат тудыру буенча дәүләт программасы кысаларында һәр чәршәмбе көнне ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы уза. Бүгенге көндә 56 меңнән артык сертификат бирелгән.

Җомга, 16 декабрь 2022, 12:14