Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында исәпкә баскан 10 меңнән артык хатын-кыз айлык пособиене рәсмиләштергән. Әгәр гаиләдә бер кешегә айлык керем җан башына төбәк яшәү минимумыннан артмаса (ТРда – 11 832 сум) һәм гаилә милке күчемле һәм күчемсез милеккә карата таләпләргә туры килсә, йөклелекнең беренче 12 атнасында РФ территориясендә яшәүче һәм медицина оешмасында исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга пособие билгеләнә.

2023 елның 1 гыйнварыннан бердәм пособие кертелә, ул хатын-кызның йөкле булуыннан алып балага 17 яшь тулуга кадәр гаиләләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чараларын берләштерәчәк.

Йөкле хатын-кызга бер тапкыр түләнелә торган пособие йөклелек вакыты 12 атна булганнан соң билгеләнәчәк. Түләү медицина оешмасында исәпкә куелган айдан башлап бала тудыру аена кадәр (кертеп) ай саен башкарыла. Шулай итеп, пособие алу өчен планлы вакыт 8 ай булачак. Шул ук вакытта, әгәр йөкле хатын Бердәм пособие алу өчен гариза биргән һәм бала туганчы алса, ул 0 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балага түләүне үз эченә алган Бердәм пособиегә бүтән гариза яза ала. Йөкле хатын айлык пособиене билгеләү очен гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтында яки РПФның клиент хезмәтендә тапшыра ала. Түләүләр гаиләләргә " Мир" банк картларына гына күчерелә. Шуны истә тотарга кирәк: пособиегә гаризалар тутырганда, карта номеры түгел, ә мөрәҗәгать итүченең счет реквизитлары күрсәтелә. Айлык пособиеләр турындагы сорауларга җавапларны гражданнар белән элемтә өчен контакт-үзәк номеры буенча алырга мөмкин – 8 800 6-000-000 

Дүшәмбе, 19 декабрь 2022, 10:09