Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Мулекова Шәһәр Советының 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына бюджет турында карарына үзгәрешләр кертү турында сөйләде. “Шәһәр бюджетында 376 млн. сум күләмендә бюджетара трансфертларны исәпкә алырга кирәк, шул исәптән 62нче номерлы мәгариф үзәген финанс белән тәэмин итүгә, белгечләргә, тренерларга, яшь белгечләргә – мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләренә өстәмә түләүгә”, - дип хәбәр итте ул.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, республика керемнәре ярдәмендә бюджет суммасы үзгәрә: “Безнең шәһәр бюджеты 14,5 млрд.сум тәшкил итә, бу шактый сумма, республика бюджетыннан финанс керемнәре ярдәмендә үзгәрешләр 300 млн. сумнан артыграк булачак.Барлык керемнәр дә бюджетның чыгым өлешендә исәпкә алыначак, шәһәр Советы сессиясендә расланачак”.

1 гыйнвардан ЕДДС хезмәткәрләренең хезмәт хакы артачак. Стимуллаштыручы түләүләр күләме дә үзгәрә, янгын отряды хезмәткәрләренең вазифаи окладлары да арта. Хезмәт хакы үсеше уртача 10 процент тәшкил итәчәк. “Ел нәтиҗәләре буенча безнең коткару отряды илдә иң яхшысы дип танылды, һәм безнең сезнең белән бурыч – катлаулы шартларда эшләүче кешеләргә ярдәм күрсәтү, белгечләрне җәлеп итү, шул исәптән матди яктан да”, – дип шәрехләде шәһәр башлыгы.

Шәһәр Советының чираттагы сессиясе каравына җирле үзидарә органнарында командировкага җибәрү тәртибенә үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәлә чыгарылачак – бу Президент Указларын норматив хәлгә китерү, РФнең яңа субъектлары барлыкка килүе белән бәйле.

Сессия барышында каралачак чираттагы мәсьәлә – “Чаллы Яр” территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен үзгәртү. Шәһәр Советы карары проекты белән үзәк район территориясендә яңа территория оештыру планлаштырыла. Хәзер биредә 260 йорт хуҗалыгы, 58 күпфатирлы йортлар урнашкан, 2500 кеше яши. Бу хакта үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов хәбәр итте. “Гадәттә ТИС башында актив кешеләр тора, алар безнең команда, идарә гаиләсенең бер өлеше. Ел саен бюджеттан шәһәрнең төрле грантларына 10 млн сумга якын акча бүлеп бирәбез, бу аз сумма түгел”. Үзәк район башлыгына битараф булмаган, тәҗрибәле кешене сайлап алу йөкләмәсен куябыз, чөнки микрорайон үсә бара. Янәшәдә 1500 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзибез, социаль өлкәне дә акрынлап төзекләндерәбез, Табеев яр буен төзекләндерергә планлаштырабыз», – дип билгеләде Наил Мәһдиев.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина хәбәр итүенчә, РФ закон актларындагы үзгәрешләр белән бәйле рәвештә муниципаль берәмлек уставына үзгәрешләр кертелгән. Мәсәлән,  әлеге үзгәрешләр нигезендә, муниципалитетның алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча вәкаләтләре булмаячак, бу контроль дәүләт артында кала. Әмма бу юнәлештә эш ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә алып барылачак.

Топонимик комиссия депутатлар корпусы каравына А.Әпсәләмов урамындагы тукталышларның берсен "Урман арты" – "69 комплекс" дип атарга, ә Ш.Усманов урамындагы тукталышны "Дуслык"дип атарга дигән тәкъдим кертте.

Барлык сораулар 26 декабрьдә 10.00 сәгатьтә шәһәр Советы сессиясенең чираттагы утырышында каралачак.


Дүшәмбе, 19 декабрь 2022, 13:42