Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кыз Айдар Газизҗанов гаиләсендә туа. Бүләкләр һәм изге теләкләр белән сабыйны каршы алырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев та килгән иде. Ул Айдар белән Илмира Газизҗановаларны, шулай ук яңа туган Сәмирәнең абыйсы, Даниярне котлады. Шулай ук Чаллы парын С. П. Титов ис. КБК җитәкчелеге котлады: Айдар анда махсус хәрби операциягә киткәнче токарь вазыйфасында эшләгән. «Безнең зур Чаллы гаиләсендә шәһәрнең алты меңенче кешесе туды. Чаллы халкы исеменнән тормышыгыздагы иң мөһим, дулкынландыргыч вакыйга белән котлыйм. Сәмирәнен сәламәт, сөйкемле кыз булып үсүен телим. Бу чара уңаеннан бирегә җыелган туганнарын һәм якыннарын да котлыйм.

Без сезнең белән бергә шатланабыз. Айдар - Ватан чакыруы буенча илебезне, бәйсезлекне якларга барган чын герой. Үз чиратыбызда, без аның Яр Чаллыда калган гаиләсенә ярдәм итәчәкбез», - диде мэр, туганнарына мөрәҗәгать итеп. Шәһәр мэры баланың әнисенә 100 мең сум һәм республикадан бүләк – сабый өчен кирәкле әйберләре тутырылган тартма тапшырды.

Дүшәмбе, 19 декабрь 2022, 13:54