Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ЭКОлидер» унсигезенче республика конкурсы буенча йомгак ясалды. Быел ул министрлык төзелүгә 30 ел тулуга багышланган иде. Конкурс ел саен әйләнә-тирәлеккә һәм экологиягә битараф булмаган катнашучыларны үзенә җыя. Быел конкурска 326 гариза килгән. Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте: «Безнең Республика – иң көчле сәнәгать төбәкләренең берсе, димәк, бу әйләнә-тирә мохиткә антропоген йөкләнеш тә. Безнең төп өстенлекле бурычыбыз – җиребезне буыннарга калдыру өчен табигатьне торгызу һәм саклау», - диде ул.

«Экоактивы» экологик берләшмәләр үзәге «иҗтимагый берләшмәләр» номинациясендә икенче урынны алды. Бүләкне су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе Илья Разбаш тапшырды.
Дүшәмбе, 19 декабрь 2022, 16:31