Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

68 нче коррекция мәктәбендә «Навигатор» проекты кысаларында велосипед остаханәсе эшли башлады. Балаларга велосипед җыю буенча беренче мастер-классны Политехник көллиятнең өченче курс студентлары күрсәтте. Киләчәктә укучыларны дәрестән тыш эшчәнлек вакытында тимер атны ремонтлау һәм җыю буенча осталыкка хезмәт укытучысы өйрәтәчәк. "Коррекцион белем бирү оешмаларында һөнәри юнәлеш бирү эше балаларның киләчәктә социаль адаптациясе ягыннан бик мөһим. Яңа остаханәләр ярдәмендә ата-аналар педагоглар ярдәмендә укулар тәмамланганнан соң балаларның белгечләр буларак формалашуын дөрес планлаштыра алачаклар. «Навигатор» проекты коррекция мәктәбе диварларында ук үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карарга һәм алга таба хезмәт юлын дөрес итеп сайларга мөмкинлек бирә", - дип билгеләп үтте «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе политсоветы әгъзасы Андрей Ляпунов.

68 нче коррекция мәктәбендә велосипед остаханәсеннән тыш, «Навигатор» проекты кысаларында ланшафт дизайны кабинеты эшли. Дәрестән тыш эшчәнлек вакытында атнага дүрт тапкыр мәктәп укучылары микро яшеллекне үстерү вариантларын өйрәнәләр.

Сишәмбе, 20 декабрь 2022, 16:08