Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген "Ел лидеры" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең лидерлары һәм җитәкчеләре республика конкурсының җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү булды. «11-13 яшьлек балалар иҗтимагый берләшмәсе лидеры» номинациясендә беренче урынны Арина Земченко алды. Шул ук номинациядә өченче урынны "Экоактивы" хәрәкәтеннән Николай Величко яулады.

"14-17 яшьлек балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры" номинациясендә бөтен пьедесталны яшь чаллылылар биләде. Беренче урынны «Җиңү волонтерлары» Гүзәлия Сираҗиева, икенче урынны "Ирекле территория"дән Айрат Садыйков алды. Өченче урынны Кристина Рубцова «Синең балачак инициаторлары», шулай ук "#PROдети"дан Гаяна Әхмәтҗанова яулады. Елизавета Девятова һәм Дарья Киселева ("#PROдети")  махсус номинацияләргә ия булдылар.

"18-24 яшьлек балалар/яшьләр иҗтимагый берләшмәсе лидеры/җитәкчесе" номинациясендә өченче урынны Алия Норова алды ("#PROдети"). Конкурс лауреатлары-Ирина Любченко, Полина Тихонова һәм Кира Рәхимуллина «#PROдети», Эльза Абдрахманова «Җиңү волонтерлары», Эдуард Бушуров «Атмосфера».

Сишәмбе, 20 декабрь 2022, 16:13