Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Халык теләкләрен исәпкә алып архитекторлар төзекләндерү концепциясен тәкъдим итте.

20 нче декабрь көнне “Нур” яшьләр үзәгендә Табиев яр буен төзекләндерү буенча иҗтимагый фикер алышулар узды. “HEADS GROUP” архитектура бюросы Чаллы парк командасы белән берлектә халыкның теләкләрен исәпкә алып яр буен төзекләндерү концепциясен тәкъдим итте.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов мондый очрашуларны үткәрү кирәклеген билгеләп үтте. Иҗтимагый фикер алышулардан соң Яр Чаллыда Азатлык мәйданы, Шишкин бульвары һәм башка җәмәгать киңлекләре төзелде.

Яр буенда бердәм функциональ зоналаштыру һәм барлык территориядә  киртәсез мохит булдыру планлаштырыла.

Проектның соңгы варианты гыйнвар аенда тәкъдим ителәчәк. 

Чәршәмбе, 21 декабрь 2022, 09:11