Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча 15нче янгынга каршы отряды башлыгы урынбасары Рафис Измайлов матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә 2022 елның 19 декабреннән 2023 елның 8 гыйнварына кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләнә һәм кайбер чикләүләр кертелә дип сөйләде.

Янгынга каршы махсус режим чорында сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык объектлары, кешеләр күпләп була торган объектлар чикләреннән 50 метр чигендә 1-3нче класслы пиротехник эшләнмәләрне куллануга тыю кертелде.

“Янгынга каршы махсус режим чорында полиция хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар уздырылачак. Узган елны рейд барышында 5 закон бозу очрагы теркәлде. Алар барысыда административ җаваплылыккка тартылды”, – дип билгеләп үтте конференция барышында Рафис Измайлов.

Яр Чаллыда фейерверклар җибәрү өчен махсус алты локация  билгеләнгән.

Болар — Җиңү паркында киртәләнгән мәйданчык, Табиев яр буендагы шәһәр пляжы янындагы мәйдан, "Төзүче" стадионы артындагы мәйдан, ипподром территориясендәге мәйданчык, Раскольников урамындагы 34/01 торак йорт белән "Кама буе" гараж кооперативы арасындагы мәйдан, шулай ук Тукай яр буендагы пляж янындагы мәйданчык.

Пәнҗешәмбе, 22 декабрь 2022, 10:49