Яр Чаллы инвестицион эшчәнлек буенча иң яхшы муниципаль берәмлек булды.
Татарстан Инвесторлар клубының быелгы йомгаклау утырышында «Ел инвесторы» бәйгесенең финалистларын бүләкләделәр. Тантанада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Ел нәтиҗәләре буенча шәһәр берәмлекләре арасында «Инвестицион эшчәнлек буенча Татарстанның иң яхшы муниципаль берәмлеге» номинациясендә Яр Чаллы шәһәре бүләкләнде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 22 декабрь 2022, 18:04