Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы вокзалында  аз хәрәкәтләнүче пассажирлар өчен  “РЖД” мобильлеккә ярдәм үзәге проекты кысаларында уңайлы мохит булдырылган.

Биредә  коляскада йөрүче пассажирларга һәм начар күрүче инвалидларга, юл күрсәтүче этләр белән сәяхәт итүче гражданнарга  ял итү өчен заманча утыру урыннары урнаштырылган.

Вокзалда мәгълүмат алыр өчен видеотерминал куелган. Әлеге терминал ярдәмендә аз ишетүче пассажирлар видеоконсультация, ишарәләр телендә белешмә ала алачак. Шулай ук, тактиль күрсәткечләр, пиктограммалар һәм мнемосхемалар урнаштырылган. Санитария бүлмәсе җайлаштырылган.

Җомга, 23 декабрь 2022, 09:37