Мы в социальных сетях

Бүген автокаладан гуманитар колонна китте. Гуманитар йөк 127 тонна тәшкил итә. Йөк җиде автомашинада формалашкан, шуларның берсе – “КАМАЗ Компас 12”. Әлеге транспорт Лисичанск шәһәрендә кайнар ризык ашату буенча оештырылган нокталарга азык-төлек ташу өчен билгеләнгән.

Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән Лисичанск шәһәре халкы өчен 15 мең азык-төлек җыелмасы, шулай ук балаларга яңа ел бүләкләре җибәрелде.

Моннан тыш, эшмәкәр Рөстәм Гатин бригадасына Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек тә җибәрелде.

Гуманитар йөк эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге, “Бердәм РОССИЯ” партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе, Чаллы педагогия университеты, Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институты, ТЭМПО холдингы, “Табыш”, “Альтекс”, “Автокомпонентлар-трейд”, “Автотехник”, “ЭКО-СИЛА-НЧ” компанияләре “Татэлектромонтаж”, “Альфа”, “Далини”, “Олимпия”, “Дельфин” спорт мәктәбе, Автозавод районы территориаль иҗтимагый оешмасы ассоциациясе, “Татарстан хатын-кызлары” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм МУП ПАД ярдәме белән Башкарма комитет тарафыннан җыелган.

“Нур” яшьләр үзәгендә гуманитар ярдәм җыю пункты оештырылган, моннан иң кирәкле әйберләр: кием-салым, көнкүреш әйберләре һәм озак саклана торган продуктлар салынган тартмалар җибәрелгән.

“Мин Лисичанск шәһәрендә булганда солдатлар һәм  шәһәр халкы белән аралаштым. Алар безнең нинди ярдәм күрсәтүебезне беләләр. Бүгенге көндә аларга матди һәм рухи ярдәм бик мөһим һәм кирәк”, — диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Яр Чаллы шәһәре – ярдәм итә белә торган шәһәр. Ай саен без ярмалар, шикәр, тоз җибәрәбез. Бу чыгымнарны шәһәр үз өстенә алды. Игелекле эш башкарабыз. Шулай булды һәм булачак”.

Шимбә, 24 декабрь 2022, 14:01