Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Исегезгә төшерәбез, шәһәр Советының чираттагы утырышы алдыннан депутатлар корпусы, Башкарма комитет идарәләре җитәкчеләре  “Теләкләр чыршысы”ннан  “Асылташ” приютында тәрбияләнүче балаларның теләкләре язылган шарларны алдылар. Наил Мәһдиев өч шарны алды һәм яңа елга кадәр балаларның теләкләрен үтәргә вәгъдә итте. Бүген ул вәгъдәсен үтәде.

Шәһәр мэры Әлмиевлар гаиләсендә булып Ранис белән аралашты. Ранис 68 нче номерлы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәптә укый. Ранис мәктәптә яхшы укуы, дуслары күп булуы  хакында сөйләде. Наил Мәһдиев яшь чаллылыга кесә телефоны бүләк итте.

Пресновлар гаиләсендә шәһәр хакиме  якынлашып килүче бәйрәм белән Владимирны котлады. Малай 19 нчы номерлы мәктәпнең беренче сыйныфында укый. Владимир, авыруга карамастан, мәктәптән соң йөзү дәресләренә йөри. Наил Мәһдиев баланың уңышларын билгеләп үтте һәм егеткә күптән хыялланган гитараны бүләк итте.

Шәһәр мэры Зининнар гаиләсендә булды. Бу гаиләдә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган Эдуард яши. Малай сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 75 нче номерлы мәктәбенең 7 нче сыйныфында укый. Эдуард сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнаша, дусларына ярдәмгә килә белә. Ул спорт белән шөгыльләнергә, музыка тыңларга, биергә ярата. Яңа елга  Эдуард акыллы сәгать сораган. Аның теләген Наил Мәһдиев үтәде, бүләген тапшырды.   

Якшәмбе, 25 декабрь 2022, 16:09