Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр Советы утырышы вакытында Наил Мәһдиев автокаланың предприятияләре федераль, республика һәм шәһәр ярдәм чараларыннан актив файдалана дип билгеләп үтте.

Ярдәмнең гомуми суммасы 16 млрд 600 млн сумны тәшкил итте. “Эшләгән табар, ташка кадак кагар”,

– дип йомгаклады шәһәр хакиме чаллылаларның эшен.

Ел ахырына төяп җибәрелгән продукция күләме 593 млрд сум булыр дип көтелә. Сәнәгать җитештерү индексы 98% ны тәшкил итәчәк.

Шәһәрнең икъдисат үсешенә зур өлешне “КАМАЗ” предприятиясе кертә. Компания 43 меңнән артык йөк машиналары җитештерергә планлаштыра. 

Сәнәгать парклары эше икъдисатның макрокүрсәткечләренә уңай динамика бирә. 2022 ел нәтиҗәләре буенча резидентлар саны 350 оешма тәшкил итте. Хезмәткәрләр саны  7,5 % ка, керем күләме 7% ка арткан. 

Шәһәр икътисадына эшкуарлык секторы зур өлеш кертә.

Чаллыда 25 меңнән артык  кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Хәзерге вакытта эшмәкәрлек секторы үзмәшгульләр хисабына үсә. Бүгенге көндә шәһәрдә 29 меңнән артык үзмәшгульләр теркәлгән һәм үз проектларын уңышлы гамәлгә ашыралар. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары әйләнеше гамәлдәге бәяләрдә 4,6% ка артты һәм 2022 ел бәяләмәсе буенча 379,5 млрд. сум тәшкил итте.

Дүшәмбе, 26 декабрь 2022, 11:46