Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“2022 елда Яр Чаллыда торакны сафка бастыру буенча планлы күрсәткечләр үтәлгән. Агымдагы елда 41 күпфатирлы йорт куллануга тапшырылды”,дип  хәбәр итте Шәһәр Советы утырышы барышында Наил Мәһдиев.

Быел Яр Чаллы шәһәре аерым әһәмияткә ия булган объектларны төзү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү буенча 13 федераль һәм республика программасында катнашты.

Иң эре объектлар арасында: “Сәнгать” республика программасының “Мәдәниятне үстерү”  федераль адреслы программасы кысаларында төзелгән “Мастеровые” рус драма театры, 69 комплекста 1501 урынга исәпләнгән 62 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе, капиталь ремонттан соң ачылган  Халыклар дуслыгы йорты “Родник” бар.

Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасының “Сәламәтлек саклау” ил күләм проекты буенча 71 микрорайонда фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

“Строитель” стадионында капиталь ремонт һәм “КАМАЗ” стадионының 3нче номерлы  күнекмә футбол кыры ремонты төгәлләнде.


Дүшәмбе, 26 декабрь 2022, 11:54