Җомга, 2 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрдәшебез белән хушлашу мәрәсимендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев шәһәрнең бер урамына аның исеме биреләчәген хәбәр итте: “Бүген шәһәр халкы кайгыра. Без чын ир-егетне, сугышчыны, илебез гражданинын соңгы юлга озатабыз. Мин әле дә  Николай Зотовны махсус хәрби операциясенә озату  көнен күңелемдә тотам. Ул  кире әйләнеп кайтырга вәгъдә биргән иде. Күпләрнең гомерен саклап калды, әмма үзен саклый алмады.Якын арада Чаллының бер урамы Николай Зотов исемен йөртә башлаячак.  Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Ул кешеләрне яратты, балаларны үз итте.  Нинди генә сорау булмасын, ул һәрвакыт аны елмаю, сабырлык аша, уңышлы хәл итә белде. Аның бу яхшы сыйфатлары хәтеребездә мәңге калачак”. 

2007 елда Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаганнан соң, Николай Зотов 2нче балалар хастаханәсендә табиб-интерн булып эшли . 2008 елда ул педиатр булып балалар поликлиникасына күчә. Ул Казанда ашыгыч ярдәм станциясендә, Әлмәт шәһәрендә сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары булып эшләгән, соңрак Чаллыда шәхси медицина оешмасын җитәкләде. Николай Зотов өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган иде.

Туганнарына һәм якыннарына кайгыларын уртаклашу сүзләрен Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Дәүфит Хәмәдишин, Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшид Ильясов, 2нче номерлы  шәһәр хастаханәсе баш табибы Азат Фәтзетдинов, 3нче номерлы балалар поликлиникасы баш табибы Денис Дуткин җиткерделәр. Николайның әтисе Александр Зотов соңгы сүзләрен әйтте.

Табиб Зотовны мылтык залплары һәм ашыгыч ярдәм машиналарының сиреналары авазлары астында Яшьләр зиратының Дан аллеясендә җирләделәр.

Җирләүне оештыру буенча барлык чыгымнарны шәһәр Башкарма комитеты үз өстенә алды.


Дүшәмбе, 26 декабрь 2022, 13:15