Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Узган атнада гына Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау учреждениеләренә ОРВИ һәм грипп билгеләре булган 7,5 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 71е грипп диагнозы куелган.

Хәзерге вакытта H1N1(дуңгыз)  гриппы тарала. Бу вирус 60 яшьтән өлкәнрәкләр, авырлы хатын-кызлар, балалар  авыр кичерә. Шулай ук, үпкә, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм эндокрин авырулары булган кешеләр өчен куркыныч.

Авыруның төп симптомнары - югары температура, коры йөткерү, мускул һәм буыннар авыртуы.

Бүген Башкарма комитетта узган матбугат конференциясендә  
Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы урынбасары Айгөл Борһанова, Сәламәтлек саклау идарәсенең штаттан тыш баш белгече эпидемиолог Елена Кәримова яңа ел алдыннан ничек авырмаска икәнлеге хакында сөйләделәр.

Төп киңәш – кешеләр күпләп йөри торган урыннарда булмаска. Андый мөмкинлек юк икән, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк – битлек кию, антисептик куллану, социаль араны сакларга кирәк.  Шулай ук, күбрәк саф һавада йөрергә, бүлмәләрне ешрак җилләтергә кирәк.

Вакцинация һәрвакыт иң ышанычлы юл. Елена Кәримова моның турында: “Сез  әле прививка ясарга өлгерәсез, гриппка каршы иммунитет вакцинадан соң ике атна узгач формалаша. Прививка эффектив һәм куркынычсыз”.

Табиблар ассызыклаганча, әгәр кеше авырып киткән икән, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә, эшкә яки кунакка йөрергә кирәкми. Үз поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Поликлиникалар бәйрәм чорында эшлиячәк. Бәйрәм көннәрендә 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә  кадәр педиатрлар, терапевтлар, гомуми практика табиблары кабул итәчәк. 8:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр табибларны өйгә чакырып булачак.

Аерым график буенча табиб-офтольмолог, лор-табиблары, рентгенологлар эшлиячәк. Аларның төгәл эш графигы соңрак бастырылачак.

Табиблар яңа ел бәйрәмнәреннән соң авыручылар саны артыр дип фаразлый. Шулай ук, белгечләр әйтүенчә әлеге тенденция февраль ае ахырына кадәр барачак: “Авырулар саны кимү турында әлеге вакытка сүз бармый.Февраль ае ахырында авыручылар саны кимиячәк. Шул рәвешле кышкы чорда  эпидпроцесс бара”, – дип уртаклашты Айгөл Борһанова. 

Сишәмбе, 27 декабрь 2022, 12:10