Мы в социальных сетях

“Сезнең хезмәт авыр һәм куркыныч. Безнең гарнизон илдә иң яхшысы дип танылуы очраклы түгел, мөрәҗәгать итте Наил Мәһдиев Бу – көндәлек җентекле эш нәтиҗәсе. Яр Чаллы – югары технологияле шәһәр. Эре, урта һәм кече сәнәгать объектларында катлаулы, гадәттән тыш хәлләр булырга мөмкин. Сез аларны хәл иткәндә кыюлык һәм профессиональлек күрсәтәсез. Мин сезнең 48/20 йортында көнкүреш газ шартлауда, Минзәләдә районындагы авиаһәлакәттә эшләвегезгә шаһит булдым. Сез һәрвакыт батырлык күрсәтәсез!”.

2022 ел Чаллы коткаручылары өчен үзенчәлекле булды. 19 декабрь дә Россия Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков XIV Бөтенроссия “Батырлык йолдызлыгы” фестивалендә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлады. Әлеге фестивальдә “Федераль янгынга каршы хезмәтнең иң яхшы янгын-коткару бүлеге” номинациясендә Яр Чаллы шәһәренең 55 нче янгын-коткару отряды җиңүче дип табылды. Бүләкне министр кулыннан бүлек башлыгы Дмитрий Рыбаловлев алды. 

Агымдагы елда 460 янгын теркәлгән, бу узган ел белән чагыштырганда 101 очракка кимрәк. Коткаручылар тарафыннан 169 кеше коткарылган”,  дип хәбәр итте ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чаллыга хезмәт күрсәтүче 15 нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Алмаз Мифтахетдинов .

Коткаручылар лаеклы бүләкләрен алды – Россия ГТХМ Мактау грамоталары, Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хатлары, Яр Чаллы шәһәре хакиме һәм Башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары.

Сишәмбе, 27 декабрь 2022, 15:01