Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях


Без өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән хәрбиләрнең, “Алга” һәм “Тимер” батальоннарында хезмәт итүчеләрнең гаиләләре бу җыелмалары шушы көннәрдә алырга тиеш. Комсомол районында – 331, Автозавод районында –358 һәм Үзәк райоынында 387 гаилә яши. Балаларга яңа ел бүләкләреннән кала һәр гаиләгә азык-төлек җыелмасы бирер өчен финанс ресурслары таптык. Егетләребезне өлешчә мобилизация кысаларында озатканда мин аларга шәһәр ярдәм итәчәк дип вәгъдә бирдем, без сүзебездә торабыз!”, — диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

АвтокалаПрезидент Указының беренче көннәреннән үк мобилизацияләнгән гаиләләргә һәрьяклап ярдәм итүгә кушылды. Өлешчә мобилизацияләү игълан ителгәннән соң 3 ай эчендә Яр Чаллы 128 млн 665 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Балалар бакчасына бушлай йөрү, мәктәпләрдә кайнар ризык белән бушлай туклану,җәмәгать транспортында түләүсез йөрү, түгәрәкләргә һәм мәдәни чараларга бушка баруны шәһәр үз өстенә алды.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән гаиләләр җир һәм милек салымыннан азат ителде. Шулай ук, мобилизацияләнгән гаиләдә яңа туган балага 100 мең сум түләү турында карар кабул ителде.

Шәһәрнең мәдәният сарайларында традицион  “Мэр чыршылары” узды, аларда мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр гаиләләреннән балалар катнашты. Тамашадан тыш балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.


Сишәмбе, 27 декабрь 2022, 17:09