Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Орган залы грант конкурсында катнашып  “Гений эпох” проекты белән җиңү яулады. Грантның суммасы 3,6 млн сум. Алар әлеге суммага циффрлы “Johannes” орган кайтарттырган.

Яр Чаллыга 300 килограмлы груз 6 ай килгән. Инструментны җыю һәм Илсөяр Сөләймәнова (ТРның атказанган артисты, орган залы солисты) өчен мастер-классны “Еврофон” фирмасы вәкиле Константин Жаворонков уздырды.

Инструментның компакт булуы гастрольләргә чыгарга һәм тыңлаучыларга классик әсәрләрдән тулы программа тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.

2023 елда Орган залы солистлары республика шәһәрләре буенча гастроль программалары планлаштыралар.

Сишәмбе, 27 декабрь 2022, 18:14