Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хөрмәтле  чаллылылар һәм шәһәр кунаклары!

 Сезне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!

Яңа ел –  күңелле, шатлыклы, күңелдәге хыялларның, теләкләрнең тормышка ашуына өмет бирүче иң тылсымлы бәйрәм.

Яңа ел алдыннан, гадәттәгечә, узып баручы елга йомгак ясыйбыз, истәлекле вакыйгаларны искә алабыз.

2022 ел авыр һәм катлаулы ел булды. Әмма шәһәребез халкы тагын бер тапкыр шуны раслады: бердәм булганда без бөтен тормыш авырлыкларын җиңә алабыз! Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә үз өлешен керткән һәр Чаллы кешесенә рәхмәтемне белдерәм.

2022 елда шәһәрнең хезмәт коллективлары, киеренке хәлдә эшләүгә карамастан, шәһәр икътисады алга таба да үсешен дәвам итте, социаль мөһим объектлар төзелде – мәктәп, театр, балалар бакчалары, күпфатирлы йортлар, юллар ремонтланды. Бу үзгәрешләр – Чаллы халкының бердәм хезмәт нәтиҗәсе!

Кадерле шәһәрдәшләр! Яңа ел бәйрәме – көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе. Яңа елга без зур өметләр белән керәбез. Узып баручы елда башлаган эшләрегез киләсе елда да уңышлы гына дәвам итсен. Гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, мәхәббәт телим, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Якынлашып килүче Яңа ел белән Сезне!  

Иң изге теләкләр белән шәһәр мэры Н.Г.Мәһдиев.

Җомга, 30 декабрь 2022, 17:49