Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген тантаналар сараенда әти-әниләр ана капиталы сертификатларын алдылар.

Сезне иң истәлекле вакыйга – баланың якты дөньяга килүе белән котлыйм.”, дип әйтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шәһәр мэры тормыш иптәшләре мобилизацияләнгән ике әнигә мөрәҗәгать итеп рәхмәтен белдерде: “Без ярты миллионлы шәһәр исеменнән рәхмәт сүзләре әйтәбез, түземлек телибез Сезгә. Без барыбыз да сугышчыларыбызны җиңү белән көтәбез.Тиздән егетләребез кайтыр дип өметләнәбез”, дип ассызыклады мэр.

Шәһәр мэры яшь әниләргә гаилә(ана) сертификатлары һәм чәчәкләр тапшырды. Кечкенә балалар да игътибарсыз калмады, аларга Кыш бабай белән Кар кызы татлы бүләкләр тапшырдылар. Шәһәрнең өч районы башлыклары, ягъни Фидарис Хәбибуллин, Эдуард Фәттахов һәм Винер Харисов котлауларга кушылдылар, гаиләләр белән аралаштылар.

Тантанада катнашучыларны ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Руслан Шәңгәрәев тәбрикләде.

Чәршәмбе, 28 декабрь 2022, 12:37