Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

“Россия Почтасы” бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр гадәти график буенча башкарылачак.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, Яңа ел бәйрәмнәренә Татарстанда яшәүчеләргә, гадәттәгечә, декабрь аенда балаларга һәм йөкле хатын-кызларга айлык түләүләрне вакытыннан алда биреләчәк. Кредит учреждениеләре аша ярдәм чаралары алган гражданнарга түләүләр графиктан алда күчереләчәк.

Кредит учреждениеләре аша пенсияләрне түләү билгеләнгән график буенча – 2023 елның 12 гыйнварыннан башкарылачак.

“Россия Почтасы” бүлекләре аша пенсия һәм социаль түләүләр  гадәти график буенча башкарылачак. Почта элемтәсе бүлекләре республикада түләү чоры башлану белән бер үк вакытта, почта бүлекчәләренең эш графигы нигезендә ачылачак. Тапшыру датасы пенсионерның яшәү адресы буенча билгеләнгән.


Чәршәмбе, 28 декабрь 2022, 14:24