Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары  Ирина Сәгыйдуллина Бөек Ватан сугышы ветераны Валентин Иванович Лсакны тәбрикләде.

Валентин Иванович 1927 елның 28 июлендә Казахстан Республикасының Красноармейск шәһәрендә тимер юлчылар гаиләсендә туа. Җиде сыйныфны тәмамлый. Хәрби хезмәткә үз теләге белән 1943 елның маенда мәктәп эскәмиясеннән китә һәм Молотов шәһәренә диңгез очучылары хәрби-диңгез мәктәбенә җибәрелә. 1944 елда Геленджик шәһәренә 3 нче кече авиация  белгечләре мәктәбенә җибәрелә. Мәктәпне тәмамлагач, Севастополь шәһәрендәге 42898 номерлы частька моторчы-атучы сыйфатында билгеләнә.

Сугыш вакытында Валентин Иванович моторист булып хезмәт итә, диңгез самолетларында механик булып эшли. 1950 елда армия сафларыннан кайта.

Армиядән соң Петропавловск шәһәрендә элемтә электрмеханигы булып эшли, аннары паровозларга машинист ярдәмчесе булып эшли. 1971 елда Яр Чаллыга Камаз төзелешенә килә. 1982 елның июлендә пенсиягә чыга.

Ирина Сәгыйдуллина Бөек Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләк тапшырды.


Чәршәмбе, 28 декабрь 2022, 14:38