Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Росреестры мәгълүматлары буенча, вакытында кадастр исәбенә куелган күчемсез милек объектлары бар, әмма ЕГРНда теркәлгән хокуклар турында мәгълүмат юк, чөнки милек хуҗалары төрле сәбәпләр аркасында хокукларны теркәүне сорап мөрәҗәгать итмәгән.

1998 елның 1 гыйнварына кадәр күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерүнең башка тәртибе гамәлдә була, аларны техник инвентаризация органнары һәм җирле үзидарә органнары теркәлә. Мондый хокуклар элек барлыкка килгән дип атала. Элегрәк барлыкка килгән хокукны теркәү өчен КФҮгә мөрәҗәгать итәргә кирәк – паспорт һәм хокук кую документы (ордер, хосусыйлаштыру турында таныклык) белән килергә.

Күчемсез милекнең терлүен яки теркәлмәвен бердәм дәүләт реестрын тикшерергә мөмкин. Аны Росреестр сайтына кереп тикшерергә була.


Дүшәмбе, 16 гыйнвар 2023, 09:52