Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкарма комитет һәм Яр Чаллы шәһәре буенча Россия ЭЭМ Идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә атна саен шәһәрнең сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә алкогольле продукцияне ваклап сатуга мониторинг уздырыла.

Агымдагы елда, 11 ай эчендә 142 уртак мониторинг уздырылды, аларда 83 закон бозу очрагы ачыкланды, шул исәптән: законда билгеләнмәгән вакытта алкогольле продукция сатуның 36 очрагы һәм “икеләтә” билгеләнештәге спиртлы сыекча сатуның 47 очрагы.

Шәһәрдә агымдагы елның 10 ай эчендә спиртлы эчемлекләр һәм суррогат алкоголь белән агулануның 87 очрагы теркәлгән.

Легаль булмаган алкогольле продукцияне сату урыннары турында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең “Кайнар линия” сенә 8 (843) 278-92-79 (тәүлек буе), шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталындагы “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итәргә була.

Алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнеше урыннары турында мәгълүматны шулай ук,  Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенә, администрация территориясе оешмалары белән хезмәттәшлек бүлекләренә хәбәр итәргә мөмкин: Автозавод районы (тел: 32-98-41), Комсомол районы (тел: 70-21-74), Үзәк районы (тел: 47-55-49). 


Пәнҗешәмбе, 29 декабрь 2022, 12:15