Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында сәламәтлек саклау учреждениеләренең эш сәгате.

31 декабрьдә һәм 2-8 гыйнвар көннәрендә поликлиникалар пациентларны 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк. Вакцинация пунктлары 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр эшләячәк.

 Табибны өйгә 08:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр чакырырга мөмкин булачак.

Хатын-кызлар консультациясе поликлиника графигы буенча оештырылган.

Станционарлар, бала тудыру йорты, травматология, офтальмология һәм гинекология бүлекләре тәүлек әйләнәсендә эшләячәк.

Өлкәннәр һәм балалар рентгенографиясе 9:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Балаларны кабул итү  2, 4-7 гыйнвар көннәрендә график буенча, өлкәннәрне 31 декабрь, 2-7 гыйнвар.

Табиб-офтальмолог 2-7 гыйнварда 9.00 дән 14.00 гә кадәр кабул итә. 2-5 гыйнвар көннәрендә  табиб-оториноларинголог 9 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

Ашыгыч ярдәм бригадалары көчәйтелгән режимда эшләячәк. “112” номеры буенча - экстрен хезмәтләрне, “103” кәрәзле телефоны аша ашыгыч ярдәм чакырырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе, 29 декабрь 2022, 15:02