Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел бәйрәмнәрендә каты көнкүреш калдыклар күләме һәрвакыт арта. Әйтик, чүп ташучылар бер ел элек январь аеның беренче 10 көнендә бер айлыккункүреш калдыдклары  җыйган. Алдагы озын ял көннәрендә “Гринта” традицион рәвештә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны контрольдә тотуны көчәйтәчәк һәм линиягә өстәмә махсус техника чыгарачак.

Чүп җыю техникасы өчен киртәләр тудырмас өчен, халыкка автотранспорт чараларын контейнер мәйданчыклары янында калдырмаска киңәш ителә.

31 декабрьдән 8 январьга кадәр даими контроль һәм оператив җавап бирү өчен Кайнар линиядә дежур операторлары билгеләнде. Яр Чаллыда диспетчерларның элемтә телефоны 8-927-048-00-47, 8-927-048-00-27


Пәнҗешәмбе, 29 декабрь 2022, 16:10