Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан традицияләрне саклап социаль ипотека буенча төзелгән йорты куллануга тапшырабыз. Татарстан Республикасында  бу уникаль программа предприятияләрдә һәм бюджет сферасында хезмәт итүче кешеләр өчен эшләп килә. Төзелеш компаниясе “Домкор”га  шәһәрдәшләребез исеменнән  рәхмәт әйтәм. Чиратта бер меңгә якын бюджет сферасынад эшләүчеләр тора. Без шәһәрнең инфраструктурасын үстерүдә эшлибез. Күптән түгел 1501 урынлык мәктәпне ачтык. Биредә хәтта “Р” сыйныфы бар. Хәзер балалар бакчасы төзи башлыйбыз” — диде Наил Мәһдиев.

63/03 – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән социаль ипотека йорты. Күпфатирлы йорт бюджет оешмалары һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, гранталучы медицина һәм яшь гаиләләр яшәячәк. Фатирларда сантехника, электр плитәләре, су һәм электр энергия счетчиклары куелган.

Дәүләт торак фонды 63 нче микрорайонны 2017 елда үзләштерә башлаган һәм социаль ипотека буенча 2555 фатирлы тугыз йорт тапшырган.

Шәһәр хакиме башка җитәкчеләр белән берлектә Мингалиевлар гаиләсенә керде. Ринат белән Светлана агымдагы елның май аенда социаль ипотека программасы буенча чиратка басканнар, ә сентябрь аенда ике бүлмәле фатир сайлаганнар. Наил Мәһдиев гаиләне якынлашып килүче бәйрәм белән котлап бүләкләрен тапшырды. 


Җомга, 30 декабрь 2022, 12:40