Дүшәмбе, 1 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Хастаханәдә ремонт 2018 елда башланган иде. Бинаның мәйданы 30 мең квадрат метрны тәшкил итә. Эшләр барышы берничә этапка бүленгән.

 А блогына капиталь ремонт 2022 елның апрель аеннан алып барыла. Бинаның бу өлешенең гомуми мәйданы  5 мең кв.метрдан артык, төзүчеләр әлеге корпусны гыйнвар ахырында тапшырырга планлаштыралар.

Узган ел ахырында шәһәр мэры  Г блогында эшләрне башларга кушты. Биредә мельцер бокслары һәм кабул итү бүлмәсе урнашкан. Хастаханә хезмәткәрләре дәвалау процессын өзмичә эшлиләр.

Наил Мәһдиев төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп: “Безнең һәркайсыбыз монда эләгә ала, шуңа күрә үзебез өчен дип эшләргә кирәк. Өстәвенә, йогышлы авырулар беркая да китмәде - хәзер дуңгыз гриппы актив тарала. Вөҗданыгыз өчен эшләгез!”


Чәршәмбе, 4 гыйнвар 2023, 14:11