Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Мәскәү проспекты, йогышлы авырулар хастаханәсе, Мәләкәс елгасы аша күпер төзүчеләре белән сөйләште.Мәскәү проспекты төзелеше узган ел ахырында башланган иде һәм быел тәмамланачак. Башта күпер төзеләчәк, ә аннан соң – юл.Проект буенча күпер масштаблы планлаштырыла: кке тротуар ясалачак, хәрәкәт –дүрт полосалы, һәр юнәлештә ике полоса.
Аннары Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендә булды. Биредә төзүчеләр А блогында капремонтны төгәллиләр һәм Г блогында эшлиләр.Мәләкәс елгасы күпере астындагы әйләнеп узучы юл шулай ук эш режимында төзелә.
Яңа борылыш ике полосалы булачак, юлның киңлеге 5-8 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 1,5-2,5 метрлы тротуар, 40 яктырту баганасы каралган.
МУП “ПАД” директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, предприятие хезмәткәрләре эшне вакытында – җәй аенда төгәлләр өчен ялсыз эшлиләр диде.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 4 гыйнвар 2023, 13:28