Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев  Мәскәү проспекты, йогышлы авырулар хастаханәсе, Мәләкәс елгасы аша күпер төзүчеләре белән сөйләште.

Мәскәү проспекты төзелеше узган ел ахырында башланган иде һәм быел тәмамланачак. Башта күпер төзеләчәк, ә аннан соң – юл.

Проект буенча күпер масштаблы планлаштырыла: кке тротуар ясалачак, хәрәкәт –дүрт полосалы, һәр юнәлештә ике полоса.

Аннары Наил Мәһдиев йогышлы авырулар хастаханәсендә булды. Биредә төзүчеләр А блогында капремонтны төгәллиләр һәм Г блогында эшлиләр.

Мәләкәс елгасы күпере астындагы әйләнеп узучы юл шулай ук эш режимында төзелә.

Яңа борылыш ике полосалы булачак, юлның киңлеге 5-8 метр тәшкил итәчәк. Моннан тыш, 1,5-2,5 метрлы тротуар, 40 яктырту баганасы каралган.МУП “ПАД” директоры Марат Анисимов хәбәр иткәнчә, предприятие хезмәткәрләре эшне вакытында – җәй аенда төгәлләр өчен ялсыз эшлиләр диде.


Чәршәмбе, 4 гыйнвар 2023, 14:04