Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев:“Иртән хокук саклау органнары җитәкчеләре белән аралаштык, бәйрәмнәр тыныч, гадәттән тыш хәлләрсез узды”.


2022 елга билгеләнгән барлык планнар үтәлде, бу хакта ел ахырында узган җыелышта әйтелде дип билгеләп үтте шәһәр мэры. Хәзерге вакытта 2023 елга, икътисадта һәм социаль-мәдәни өлкәдә бурычлар куелды.

Наил Мәһдиев шушы көннәрдә төп төзелүче объектларда булып эш барышы белән танышты. Бүгенге көндә төзүчеләр һава температурасын исәпкә алып эшлиләр.

Вахитов, Яшьлек, Х.Туфан проспектларында, Гидротөзүчеләр урамында ремонт планлаштырыла. Яктырту баганаларын урнаштыру, лампаларны алыштыру, “Безнең ишегалды”республика программасы дәвам итәчәк.

Программалар турында шәһәрдәшләребезгә сөйләргә һәм аңлатырга кирәк, — диде шәһәр мэры. — Әгәр күпчелек кеше балалар мәйданчыгы урынына машина кую урыны булдыру дигән карарга килә икән, димәк шулай булачак. Ләкин бу карар легитим булырга тиеш."

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев билгеләп үткәнчә, хәзер, раштуа салкыннары вакытында, шәһәр хезмәтләренең барысы да салкын һава торышын исәпкә алып эшләргә тиеш. “Чаллыда 80нән артык мәктәп, 100 балалар бакчасы, социаль-мәдәни учреждениеләр эшли. Температура төшкән  вакытта бөтен җирдә дежурлык оештыру зарур, кирәк булганда Яр Чаллы  җылылык челтәренә һәм "Чаллы су каналына" мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип тәкъдим итте шәһәр мэры.


Дүшәмбе, 9 гыйнвар 2023, 14:28