Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең баш санитар табибы Илгизәр Бариев аппарат киңәшмәсе барышында кышкы каникул вакытында ике сәламәтләндерү лагерендә Роспотребнадзор идарәсе белгечләре тарафыннан күчмә тикшерү уздырылуын хәбәр итте. “Солнышко” һәм “Звездный” лагерьларында 687 бала ял иткән. Белгечләр балаларның туклануын һәм ялын оештыру буенча тикшерүләр үткәрде.

Туклану тиешенчә оештырылсын өчен безнең яктан барысы да эшләнде. Финанслар бүлеп бирелгән, ашханәләр ремонтланган. Азык-төлек блокларына капиталь ремонт быел да дәвам итәчәк” – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Шулай ук, Илгизәр Бариев Яр Чаллыда авыручылар саны республика буенча уртача күрсәткечтән югарырак, дип әйтте. “Узган атна белән чагыштырганда авыруларның 9 очракка кимүе күзәтелә. Яңа ел алдыннан – 56 очрак булса, хәзер – 47.Кышкы каникул чорында авыручылар саны кими, әмма аннан соң арта”, — дип билгеләп үтте ул.  

Яңа ел бәйрәмнәре вакытында шәһәрдә сәламәтлек саклау тармагының барлык учрежденияләре эшләде. Узган атна штат режимында узды, гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде.

Әмма бүген, һава температурасының сизелерлек түбәнәюен исәпкә алып, шәһәр мэры сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләренә барлык биналарның эшен контрольдә тотарга мөрәҗәгать итте.

Температура төшүне исәпкә алып тәүлек буе гражданнар күпләп була торган объектлар аерым контрольдә булырга тиеш. Шуңа күрә игътибар белән эшләргә, барысы да тәртиптә булырга тиеш”, — диде Наил Мәһдиев.


Дүшәмбе, 9 гыйнвар 2023, 14:48