Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел яңа “Чаллы парклары” командасы җәмәгать киңлекләрендә кышкы чаралар программасы концепциясен эшләде. Концепциянең төп символы Чыршы булды –  ул яңа елның төп символы һәм шәһәр халкының,кунакларының Яңа ел бәйрәмнәрендә җәлеп итү ноктасы.

Яңа ел каникуллары дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен массакүләм шуу шугалаклары эшләде. Шәһәрдә Яр буе паркында яктыртылган чаңгы трассасы зур популярлык казана.

Яңа ел чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча зур эш башкарылды, Барлык билгеләнгән планнар үтәлде, җәмәгать киңлекләрен әзерләүдә катнашкан, кышкы каникул чорында балалар һәм өлкәннәр өчен чаралар оештыручыларга зур рәхмәт белдерәм”, — дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев.

Балаларның төрле төркемнәре өчен яңа ел чараларын үткәрүгә зур игътибар бирелде. Шәһәрнең мәгариф, мәдәният, физкультура учреждениеләрендә өстәмә белем бирү, мәдәният, физкультура педагоглары белән берлектә мәктәп, балалар бакчалары хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган 1 106 Яңа ел тамашасы узды. Яңа ел чараларын оештыру һәм уздыруда мәгариф, яшьләр, мәдәният һәм спорт идарәсенең иҗат коллективлары катнашты. Чараларны 2 000 нән артык учреждение хезмәткәре оештырды.

13 гыйнвар көнне “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда һәм Азатлык мәйданында иске Яңа елны каршы алуга багышланган тантаналы чаралар узачак.


Дүшәмбе, 9 гыйнвар 2023, 15:47