Бүген МУП “ПАД” юл эшчеләре 27, 17А һәм 2 комплексларда график буенча юлларны кардан чистарту эшләре башкара. Салкын һава торышына карамастан, предприятие көчәйтелгән режимда, тәүлек буе эшли.
Эшчеләр билгеләп үткәнчә, парковкаланган автомобильләр җирле юлларны чистартуга комачаулый, чөнки махсус техника керә алмый.
“30 га якын машиналар юлдан алынды. без эчке эшләр идәарәсе аша автомобиль хуҗаларын белешәбез.Хокук саклау җәмәгать пункты һәм территориаль иҗтимагый үзидарәсе белгечләре белән берлектә машиналарны алып куюны сорыйбыз”, — дип әйтте Автозавод районы башлыгы Винер Харисов.
Юлларны чистарту графигы атна саен МУП “ПАД” социаль челтәрендә урнаштырыла. Шулай ук, подъездларга игъланнар эленә. График проблемалы җирле юллардан чыгып төзелә. Машина агымы югары булган урыннарга өстенлек бирелә.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 11 гыйнвар 2023, 12:45