Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 63/02 йортта яшәүчеләрне өй туе белән котлады.

Автокаланың 63нче микрорайонында 63/02нче социаль ипотека йортында 170 гаилә яңа фатир ачкычлары алды. Яңа төзелгән йортта бюджет оешмалары һәм предприятиеләре, грант алган медицина хезмәткәрләре, шулай ук яшь гаиләләр яшәячәк. 18 катлы йорт Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән.

Йорт 18 катлы һәм ул бер подъезддан тора. 102 фатир бер бүлмәле, 51е - ике, ә өч бүлмәле фатирлар биредә 17. Фатирлар сантехника, электр плитәләре, төтен-янгын чыгуны искәртү датчиклары, суны, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык көйләү һәм мәгълүматларны тапшыру автомат системасы белән җиһазландырылган.

Наил Мәһдиев шәхсән фатирларны карады һәм Максутовлар гаиләсенә кунакка керде. Гөлнара тормыш иптәше белән бергә “Медицина хезмәткәрләре – грантлар алучылар” программасы буенча әлеге фатирны алды. Гөлнара  3нче балалар поликлиникасында гастроэнтеролог булып эшли. Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын бирү программасы кысаларында Гөлнара Максутова 800 мең сумлык грант алды. Моннан тыш, шәһәр бюджеты акчаларыннан аңа 200 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акча бүлеп бирелгән.


Пәнҗешәмбе, 12 гыйнвар 2023, 16:47