Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Татарстан яшьләр эшләре министры белән Башкарма комитетта очрашты. Министр сыйфатында икенче эш көнен Ринат Садыйков Авто калада уздырды. Башта ул республиканың районнары белән видео-киңәшмә уздырды, соңыннан шәһәр хакиме белән очрашты. Наил Мәһдиев министрыны билгеләнүе белән тәбрикләде.
“Безнең кебек республикада эшләү - зур дәрәҗә. Безнең шәһәр – яшьләр шәһәре, һәм беренче төзүчеләр салган рух хәзерге вакытта да сизелә. Безнең шәһәрдә яшьләр зур роль уйный”, — дип билгеләп үтте мэр Наил Мәһдиев.
Очрашуда эштә хезмәттәшлек, Чаллы яшьләре өчен объектлар төзү мәсьәләләре каралды.
Очрашудан соң Ринат Садыйков капиталь ремонт үткәрелгән "Диалог" психология-педагогика үзәгендә булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 12 гыйнвар 2023, 18:31