Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә хәрби хезмәткәрнең яңа туган кызын тантаналы рәвештә каршы алдылар.

Әминә 9 гыйнвар көнне туган. Аның авырлыгы 3200 грамм и буе 52 сантиметр. Әминәне абыйсы Кәрим дә сагынып көтеп алган. Яшь әнине туганнары һәм якыннары белән  бергә шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Ул яшь гаиләне әлеге выакыйга белән  тәбрикләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

Шулай ук шәһәр мэры бүләкләр тапшырды: йөз мең сум һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән яңа туган бала өчен кирәкле тартмаа. Хатын-кыз тормышындагы төп вакыйга белән Әминәнең әнисен үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та котлады

Җомга, 13 гыйнвар 2023, 18:17