Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүчеләр билгеле.

Координация комитеты карары буенча барлыгы 4 млрд 291 млн сумлык 1 845 коммерцияле булмаган оешмага грантлар бүлеп бирелгән, аларның проектлары бәйсез экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары баллар алган.

Финанслау 1 февральдән башланачак.

Конкурска 9 190 коммерцияле булмаган оешмадан 10 615 гариза тапшырылган.

Җиңүчеләр арасында  –  “IT–СТУДИЯ в 3-х точках” социаль проекты, ул мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләренә йөрүче 5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге 200 баланы әлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Грант акчасына интерактив җиһазлар, мультстудияләр, ноутбуклар һәм планшетлар сатып алыначак.



Якшәмбе, 15 гыйнвар 2023, 11:38