Шәһәр мэры катнашындагы аппарат киңәшмәсе барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев хәбәр иткәнчә, 2022 елда эре һәм урта предприятиеләр буенча төзелеш-монтаж эшләренең якынча күләме 24 млрд.сум тәшкил иткән – узган ел белән чагыштырганда күбрәк.
Әйтик, узган ел «Хайер Индастри РУС»
кер юу машиналары һәм суыткычлары өчен корпуслар әзерләү буенча штамплау
эшләнмәләре заводы; «Агросила-Молоко» сырын өлгерү һәм саклау склады; бәйләвеч
эшләнмәләр ясау заводы; гофротарларны саклау өчен күпьяруслы автоматлаштырылган
склад файдалануга тапшырылган.
Җитәкче киңәшмәдә катнашучыларга узган ел «Мастеровые» рус драма театры файдалануга тапшырылуын искәртте; шәһәрдә «Яшьлек» торак районының 69 микрорайонында 1501 урынга исәпләнгән беренче зур гомуми белем бирү мәктәбе, шулай ук яңа юллар төзелүен искәртте.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 17 гыйнвар 2023, 09:50