Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел Чаллыда кимендә 310 мең кв. метр торак тапшыру. Моннан тыш, гомуми белем бирү мәктәпләре төзелеше программасы буенча 34 микрорайонында 1501 урынлык  ике мәктәп төзү планлаштырыла, – дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Ганиев.

Моннан тыш, “Яшьлек” торак районында 340 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзеләчәк.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы программасы буенча җиде мәктәптә 950 млн сумлык капиталь ремонт планлаштырыла.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 69 нчы Яр Чаллы мәктәбендә, “Калкан” кадетлар полиция мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак.

Быел стационарларга капиталь ремонт программасы буенча Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсен ремонтлау дәвам итәчәк. Төзүчеләр узган ел ахырында “Г” блогын ремонтлауга керештеләр.

 “Яр буе”  паркын төзекләндерү дәвам итәчәк, шулай ук Фикрәт Табеев исемендәге яр буен төзекләндерү эшләре башланды.

 “Шулай ук, ярминкә сәүдәсен оештыру өчен  ипподром янындагы территорияне һәм ГЭС бистәсендәге “Төзүче” стадионы мәйданчыгын төзекләндерү концепциясе эшләнде”, — дип хәбәр итте Айрат Ганиев.


Сишәмбе, 17 гыйнвар 2023, 09:40