Пәнҗешәмбе, 1 август 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Аппарат киңәшмәсендә бүләкләрне шәһәр мэры Наил Мәһдиев тапшырды: “Хөрмәтле оешма, предприятие җитәкчеләре, сезнең белән бергә бәйрәм рухын күрсәтә алдык. Архитекторлар белән берлектә җәмәгать урыннарын, предприятия территорияләрен бәйрәмчә бизәдек. Бу шәһәргә, аның халкына, коллективка хөрмәт билгесе”.

“Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү” номинациясендә беренче урынга “Горзеленхоз” генераль директоры Азат Вильданов, Боровецкий бульварында чыршы бизәлеше өчен лаек булды, 2 нче дәрәҗә дипломны Яр Чаллы электр челтәрләренең “Челтәр компаниясе” филиалы директоры Эдуард Шароновка “Бумажников” микрорайоны чыршысын рәсмиләштерү өчен тапшырдылар, 3 нче дәрәҗә дипломга 38/13/1 торак йорт ишегалдында чыршы бизәлеше өчен Олег Николаев җитәкчелегендәге “ВолгоПромГаз”  лаек булды.

“Микрорайон территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә  “Сосновый бор” территориаль иҗтимагый үзидарәсе җиңүче дип табылды һәм аның рәисе Наил Насыйбуллин бүләкләнде, 2 нче дәрәҗә диплом “Суар” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Әнвәр Таһировка тапшырылды, “13 нче комплекс” территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Рәфилә Нуриева 3 нче дәрәҗә диплом алды.

“Бюджет оешмалары” категориясендә “Оешма территориясенең иң яхшы Яңа ел бизәлеше” номинациясендә җиңүче дип Светлана Сорошкина җитәкчелегендә “Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы территориясе танылды. Икенче урынга 69 нчы номерлы мәктәп директоры Гәбдрәүф Волков лаек булды, 3 нче дәрәҗә диплом белән 110 нчы номерлы “Курочка ряба” балалар бакчасы мөдире Ләйлә Шәмсимөхәммәтова бүләкләнде.

Коммерцияле оешмалар арасында Эльза Галәветдинова җитәкчелегендә  М “105” сәүдә комплексы җиңүче булды. 2 урын “ЖилЭнергоСервис” предприятиесенә бирелде, 3 урынны “Октябрьское” сәүдә үзәге алды. 

“Татэнерго” АҖнең Айрат Зәйнуллин җитәкчелегендәге “Чаллы җылылык челтәрләре” филиалы сәнәгать предприятиеләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлеше өчен беренче урынга лаек булды. 2 нче дәрәҗә дипломы белән “Чаллы-Бройлер”, Чаллы җылылык электр станциясе 3 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләделәр.


Сишәмбе, 17 гыйнвар 2023, 09:37